8 март халыкара хатын-кызлар көне белән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тәбрикли

2015 елның 7 марты, шимбә

“Кадерлеләребез! Сез тормышыбызның җылы кояшы, иң гүзәл чәчәкләребез, иң сөекле, мөлаем затларыбыз! Сез назлы да, сөйкемле дә, ә кирәк чакта көчле рухлы, кыя кебек горур да була беләсез! Әбиләребез, апаларыбыз Бөек Ватан сугышы елларында барлык авырлыкларны иңнәрендә кичереп, Җиңү көнен якынайттылар. Сез, гүзәл затлар гаилә учагын саклаучылар да, балалар иминлеге өчен җан атучылар да.

Сөеклеләребез! Сезгә бәйрәмегез уңаеннан озын гомер, нык сәламәтлек, тигезлек, җан тынычлыгы, тормышыбыз бизәге булып яшәвегезне телибез”, диелә анда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International