Штрафтан котылу хәерле

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Хәзер юлда автомобильләр хәрәкәтен ЮХИДИ инспекторларыннан тыш, тизлекне төшерүче “әрҗәләр”дә, видеотеркәгечләр дә контрольли. Кагыйдә белән дус булмаучылар штрафларны “чүпли” генә. Өстендә түләнмәгән штраф барлыгын белмичә йөрүчеләр, аны белә торып та капламаучылар нинди проблемалар белән очраша? Редакциягә килгән сорауларга җаваплар район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Гомәр Әхмәтҗановның җаваплары барлык йөртүчеләр өчен дә файдалы булыр, дип уйладык.
“Юл хәрәкәте кагыйдәлә-рен бозган өчен штрафларыңны интернеттан ка-рап белеп була, дигәч, ачыклап караган идем җыелган сумманы күреп исем китте. Үзем бит бер тапкыр да белдерү кәгазе белән хат алганым юк. Ульяновск шәһәренә еш барам, мөгаен, шунда “эләккәнмендер”, дим. Штрафларны түләү өчен квитанция кәгазе алырга Ульяновск өлкәсенең баш ЮХИДИ идарәсенә кадәр бардым. Әгәр инспекторлар туктатса, бу штрафлар өчен баштан сыйпамаслар бит! Тик идарәдә күпме тикшерсә-ләр дә, минем штрафларымны күрмәделәр. Аптырагач үзебездәге ЮХИДИ бүлекчәсенә барып тикшерттем. Анда да юк. Моннан соң компьютер мәгълүматына ышаныргамы-юкмы?
Илсөяр ГАЯЗОВА.
Буа шәһәре.”.
- Чыннан да, дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталына ке-реп, техталон һәм йөртүче таныклыгы буенча штрафларны белешергә була. Тик шунда ук түләргә ашыкмагыз. Югарыда бәян ителгән очрактагы кебек сезнең автомобилнең дәү-ләт теркәү номерлары башка автомобильнеке бе-лән туры килеп, булмаган штрафлар да бар булып күренгән фактлар бар. “Улым Казанда укый, автомобиль йөртә. Күптән түгел бер танышым студент улын, видеотеркәгеч теркәгән штрафлары күпләп җыелганга, берничә тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре турында сөйләде. Хәзер мин дә куркам. Улым шундый хәлгә калмасын, дип.
Илсөяр ЗЫЯТДИНОВА.
Буа шәһәре.”.
-Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексына 2014 елның 15 ноябреннән кертелгән үзгәрешләр буенча видеотеркәгеч теркәгән штрафлар буенча сак астына алу каралмый. Юл инспекторы туктаткач, үз вакытында түләнмәгән штрафларыгыз барлыгын ачыкласа, алар нигезендә беркетмә тутыра ала. Аннары эшне җәмәгать судына җибәрә. Соңгысы штрафлар суммасын ике тапкыр үстерү турында карар чыгара.
Ә иректән мәхрүм итүгә килгәндә, әгәр сез беркет-мә тутыргач та штрафларыгызны түләргә ашыкмасагыз, шундый җәза кулланыла. Документ рәсми-ләштерелгәч, кагыйдә бозучы аның белән танышуын раслап имза сала һәм киләсе ун көн эчендә әлеге штрафның дөрес сугылмавын дәгъвалый да ала. Калган алтмыш көн эчендә штраф тәгаен түләнергә тиеш. Әлеге срок узгач та юл-патруль инспекторлары туктатканда штраф түләнмәгән булса, йөртүче сак астына алына. Күпмегә – анысын җәмәгать суды хәл итә.
“Минем әти компьютер белән дус түгел. Аның штрафларын интернет аша карау мөмкинлеге юк. Ул аларның барлыгын-юклыгын каян күзә-тергә тиеш?
Гөлия ХӨСНЕТДИНОВА.
Буа шәһәре.”.
-Штрафлары барлыгы-юклыгы белән кызыксынучы район ЮХИДИ бүлекчәсенең 211нче кабинетына килеп белешә ала. Ә компьютер артында утыручылар өчен штрафларны беле-шүнең тагын бер кулай юлы бар: ЮХИДИ бүлекчә-сендә тиешле мәгълүматларны калдырсагыз, штраф салыну турында хәбәрне шунда ук электрон адресыгызга сала алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International