Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Серияле урлауларга нокта куелды
2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Татарстан полицейскийларының 8 айлык “башваткычы” чишелде – узган елның августыннан бирле районнардагы авыл Советлары биналарыннан офис техникасын урлаучыларның шәхесе билгеле. Каракларны Чирмешән районында тоткарладылар. Самара егетләре өстендә 22 җинаять. Боерган авыл Советын “басу” да – алар эше.
Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин белдерүенчә, серияле каракларның берсенә 19, икенчесенә 28 яшь. Алар акча эшләү максатында тиешенчә саклык чаралары күрелмәгән объектларны – авыл Советы биналарын сайлаганнар. Анда караклар төнлә тәрәзә аша яки ишекне ватып кергәннәр. Боерган авылындагысына Самара “кунаклары” төнге беренче яртыда килгәннәр. Угрылар аннан ике ике компьютерны, ике мониторны, ноутбокны, санлы фотоаппаратны һәм 1 мең сум акча алып чыгып киткәннәр. Әлеге очрактан соң Татарстан Эчке министрлыгы җирле полицейскийларга җинаятьчеләрнең эзенә төшәргә ярдәм итү өчен 4 төркем ОМОН хезмәткәрләрен җибәрде. Моннан тыш авыл Советы биналарына саклык чараларын ныгыту буенча эш алып барылды. Тик республикада мондый төр фактлар әледән-әле кабатлана торды. Соңгысы быелның 4 мартка каршы төнендә Чирмешән районындагы бер авылда булды. Ике катлы бинаның беренчесендә яшәүче җирле чиркәү настоятеле төнлә өстә, авыл Советы бинасында тавышлар ишетә. Бу хакта авыл җирлегенә хәбәр итә, тегесе – район эчке эшләр бүлегенә. Полицейскийларны күргәч, караклар тәрәзәдән сикерәләр, “Лада Калина” автомобиленә утырып качарга омтылалар, тик өлгермиләр. Тикшерү барышында алардан чүпрәк пирчәткәләр, өтерге, күз урыннары киселгән кара баш киемнәре, ике флеш-карта табылган. Караклар 8 ай буе диярлек республика буенча урланган “малларын” Самара шәһәрендә арендага алган офиста саклаганнар. Аларны, дәлилләр буларак, “КамАЗ” автомобиле белән Чирмешән район эчке эшләр бүлегенә төяп кайтканнар. Боерган авыл Советы җиһазларын алып кайту өчен Буадан тикшерүче барды. Тик караклар эзне яхшы бутаганнар – офис техникасының мәгълүмат йөртүче запас частьләрен сатканнар, хәзерге компьютер системасын кире кайтару өстендә программист эшли.
Тикшерү барышында угрылар үз гаепләрен тулысынча таныдылар. Шул исәптән Боерган авыл Советыннан урлау факты буенча да. Аларга карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
май, 2026 ел
2026 елның 17 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның атналык оператив фаразы
Явым-төшемсез алмашынучан болытлылык. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә.
15
май, 2026 ел
2026 елның 16 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның атналык оператив фаразы
Аязучан болытлы Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы турында шторм кисәтүе
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль-эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11 градуска югары, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 градуска кадәр кадәр булачак.
14
май, 2026 ел
2026 елның 15 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз