Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
“Авангард” нигә авангардта
2015 елның 11 марты, чәршәмбе
“Авангард” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Ак Барс” Холдинг компаниясенә кергән хуҗалыклар арасында алдынгы һәм тотрыклы яшәүчеләрнең берсе. Җәмгыятьнең генераль директоры Чуашстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Николай КУРЧАТКИН белән оештырылган бүгенге әңгәмәбез шул хакта.
- Николай Григорьевич, уңай күрсәткечләрнең серен нәрсәдә күрәсез?
- Һәр белгечнең, тармак эшчеләренең үз вазифаларын зур җаваплылык белән башкаруында, дип уйлыйм. Хуҗалыкта, Чуашстан филиалын да кертеп, 368 кеше хез-мәт куя. Быел сугым һәм казылык җитештерү бүлегенә тагын 115 эшче өстәләчәк. Хезмәт хакын үз вакытында түләп барырга тырышабыз. 2013 елда ул уртача 23 мең сум тәшкил итсә, узган ел 27 мең сумга җиткердек. Эш-челәрне “Форд” микроавтобусы ташый, ел әйләнәсе ашханә эшли. Кайбыч машина-трактор паркына капиталь ремонт үткәреп, анда газ кертеп, бер түбә астында ашханәсен, кунакханәсен төзеп файдалануга тапшырдык. Барлык зур егәрлекле техника, чәчү комплекс-лары шунда ремонтлана. Соңгы өч елда заманча 350 миллион сумлык яңа техника сатып алдык. Үсемлекләр-не төрле корткычларга һәм авыруларга каршы химик препаратлар белән эшкәртү өчен 11 миллион сумлык сиптергечләр алып, кырчылыкта эшләүче механизаторларның хезмәтен күпкә җиңеләйттек. Моннан тыш, Чуашстанда урнашкан филиалда ремонт-техника остаханәсе, ике ашлык киптерү комплексын төзеп чыктык. Узган елда “Авангард”ның табышы 1 миллиард 703 миллион сум тәшкил итте һәм безнең тарафтан 473 миллион сумлык саф табыш алынды.
- Дуңгыз ите җитештерү буенча күрсәткечләрегез ничек?
-Ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алмаганда, җәмгыять дуңгыз ите җитештерү буенча Татарстан базарының 14 процентын, Чуашстан базарының 50 процентын тота. Дөрес, продукциянең үзкыйммәте югары. Барлыгы 62 мең дуңгыз асрыйбыз. Шуның 25 меңе Кайбычта.
- Якын арада ачылачак сугым һәм казылык җитештерү цехы турында да берничә сүз әйтсәгез иде.
- Проектның бәясе 650 миллион сум тора. Бүген анда җиһазларны монтажлау, көйләү эше бара. Анда сәгатенә 10 баш мөгезле эре терлек, 60 баш дуңгыз эшкәртеләчәк. Шулай ук 25 тонна ярымфабрикат, сменага өчәр тонна казылык һәм берәр тонна пилмән сатуга чыгарылачак. Хәзер анда эшләү өчен белгечләр туплыйбыз, өйрәтәбез. Идел аръягы регионы районнарында урнашкан “Ак Барс” Холдинг компаниясенә кергән агрофирмалардагы малларны эшкәртүгә дә кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. Киләчәктә дуңгыз итен 22 мең тоннага җиткерү бурычы куйдык.
-Николай Григорьевич язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара?
- Барлык төр тагылма авыл хуҗалыгы техникасын узган көздән ремонтлап калдырдык. Элиталы чәчү материалыбыз җитәрлек, сатуга да бар. Соңгы елларда гына чәчүлек орлыкны тиешенчә саклау өчен, заманча алты склад, орлык киптерү һәм чистарту комплексы файдалануга тапшырылды. Язгы чәчүне башкарып чыгу өчен 2500 тонна минераль ашламалар, 300 тоннадан артык ягулык һәм майлау материаллары сатып алынды. Кризистан куркып ятмыйбыз. Бөртекле-кузаклы культураларның чәчү мәйданнарын арттыра барабыз. Бүген үзебездә җитештерелгән бер тонна ашлыкның бәясе 5-6 мең сум торса, аны тиешле кондициягә җиткереп, 14-15 мең сумга сатабыз. Кырчылыкта бөртекле культураларны, шикәр чөгендерен игәргә тырышабыз. Моннан өч ел элек үзебездә, табышлы культуралардан саналган сояны игә башладык. Бу җитештерелгән катнаш азыкнының үзкыйммәтен киметүгә ярдәм итә. Күптән түгел язгы чәчүдә катнашучылар белән очрашып аларны алда торган бурычлар һәм хезмәткә түләү шартлары белән таныштырдык. Максатыбыз чәчүне сыйфат белән иртә срокта төгәлләү. Моның өчен безнең мөмкинлекләребез җитәрлек.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
май, 2026 ел
2026 елның 17 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның атналык оператив фаразы
Явым-төшемсез алмашынучан болытлылык. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә.
15
май, 2026 ел
2026 елның 16 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның атналык оператив фаразы
Аязучан болытлы Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы турында шторм кисәтүе
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль-эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11 градуска югары, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 градуска кадәр кадәр булачак.
14
май, 2026 ел
2026 елның 15 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз