Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
“Кичерешләрем – каләм очында”
2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Әлфия апаның бүген ниләр кичерүен беләсең килсә, шигырьләр дәфтәрен генә алып кара. Чүплек янында яткан өзелгән яраннар да, таң атканда күке кычкырса да, ерактагы балаларын сагынганда да күңелгә шигырь юллары килә. Бер елдан бирле шулай.
Әйе, картаймышлы көнен-дә, үзе әйтмешли, шундый “чир” йокты үзенә. Мәскәү-дә яшәүче кызы Лилияне күрергә барган иде. Кияү азрак зарланып алды:
-Яратам хатынымны, көн-ләшеп яратам, әллә артыгын да яратам инде, - дип куйды. Аларның тормышы турында төне буе уйлап яткан ана иртә белән шигырь язды. Шушы куплетларны кияүгә укыткан иде, тегесе көлеп җибәрде – әби “ноктасына” эләккән бит, кү-ңелдәгене ачкан да биргән. Әлфия апаның беренче иҗат җимеше шушы булганны кияү-балакай белми дә калды бугай.
Хәзер Әлфия апа Гыйлемҗанованың өченче дәфтә-ре шигырьләр белән тулып килә. Менә, “Карашлар” дигәнен тыңлап карагыз әле дип, укырга кереште:
Моңсу гына карап ала
Кайсы кеше, кызганып,
Ә кайсының карашыннан
Күңел кала бозланып...
Бусы аның үзе турында. Куллары тумыштан гарип булган апа кешеләрнең үзенә төбәлүен шулай кичерә. Әмма Әлфия апаны бәхетсез дип уйлый күр-мәгез. Ул бары тик авырлыкларны күп кичергән. Беренче ире, кызы Лилия белән калдырып, үлгән. Аннары язмыш яшь хатынны Үзбәкстанга илтеп ташлаган. Анда тагын бер кат тормыш корып биш балага гомер биргән. Дөрес, ирем таянычым булды, дип мактана алмый. Ә балалары – алтын. Аларга өстәп унике оныгы “әни”, “әби” дип өзелеп торалар.
Бәлки кайбер буалылар, Әлфия Гыйлемҗанова, ни өчен бу исем-фамилия безгә бернәрсә турында да сөйләми, дип баш ватарлар. Әлфия апа бу як кешесе түгел, әнисе Балтач, әтисе Апас ягыннан, үзе Мәскәү астында туган. Ә Буаны ни өчен яратканын һәм бу чит-ят җиргә килеп төпләнгәнен үзе дә аңлап бетерми.
-Бер тапкыр кунакка килгән идем. Буа җәннәт булып күренде. Кешеләр әйбәт сездә. Үзбәкстаннан кайткан мәлдә алмашка киемем дә юк иде. Җиде ят кешеләр ярдәм кулы суздылар. Гомердә дә онытасым юк, - ди ул, күз тирәсен сөртеп. Дөресен генә әйткәндә, Әлфия апа турында редакциягә дә күр-шеләре шалтыратып әйт-теләр, яратып сөйләде-ләр.
Әлфия апа үзе дә аралашырга ярата. Алтмышка җитеп киләм, дип тормый, компьютер артына утырып, төрле төркемнәрдәге дуслары, үзе кебек шигырь сөючеләр белән аралаша. Шигырьләрен алар хөкеменә куя. Тегеләре фикерләр белдерәләр, бә-хәсләшәләр.
Аннары авырткан куллары белән өен “ялт” итеп җы-ештырып ала Әлфия апа, берәр күрше керми калмас әле, дип, коймак болгата. Шунда күңелендәге уйлар шигырь юлларына әверелә. Алар “килешенә” апа һәрчак әзер – ручка-кәгазь кул астында гына.
Алтын-көмеш кирәк түгел,
Балалар исән булсын.
Оныкларым тавышыннан
Өйләрем гөрләп торсын.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
май, 2026 ел
2026 елның 17 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның атналык оператив фаразы
Явым-төшемсез алмашынучан болытлылык. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә.
15
май, 2026 ел
2026 елның 16 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның атналык оператив фаразы
Аязучан болытлы Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы турында шторм кисәтүе
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль-эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11 градуска югары, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 градуска кадәр кадәр булачак.
14
май, 2026 ел
2026 елның 15 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз