Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча агымдагы елның 24 мартында 15 сәгать 30 минутта район Советының киңәшмә залында Татарстан Республикасының Икътисади министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкаләте, Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре кече һәм урта эшмәкәрләр субъектлары белән очраша.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.