Юлга зачет биреп чыгаргамы

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләрен белүгә зачет алырга кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе Җәмәгатьчелек палатасының куркынычсызлык буенча комиссиясе рәисе Антон Цветков.  “Тормыш иминлеге нигезләре“ дәресләрендә әлеге теманы тирәннән өйрәнеп, курсларны тәмамлаганнан соң, аларны нинди билгегә үзләштерүне тикшерергә кирәк, дип фикер йөртә ул. Укучыларга болай да нагрузка күп. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча өстәмә зачет артык булмасмы, әллә тормыш дәрәҗәсендә мөһимме? Шушы сорауны газета укучыларга бирдек.
Фәнис ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, 5 номерлы мәктәпнең тормыш иминлеге буенча укытучы-оештыручы:
- Юл йөрү кагыйдәләрен тирәннән үзләштерү зур шәһәрдә яшәүчеләр өчен актуаль. Беренчеләр балалар бакчаларыннан ук беркүпме белем базасы белән килә. Башлангыч сыйныфларда “Әйләнә-тирә мохит“ дәресләрендә әлеге тема бик җентекле бирелә. Үзем бу теманы өлкәнрәк сыйныфларда укытам. 5-6 сыйныфларда яңа дәреслектә юл йөрү кагыйдәләренә берничә сәгать кенә бирелсә дә, бик аңлаешлы язылган. 10-11 сыйныфларда инде укучылар “права”га укыганда кагыйдәләрне өйрәнәләр. Мин артык нагрузка белән балаларның башларын катырмау яклы.
Наталья КОНСТАНТИНОВА, лицей-интернатның башлангыч сыйныфлар укытучысы:
- Европа илләрендә әлеге тема күптән инде аерым дәрес булып керә. Башлангыч сыйныфлар программасында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү шулай куелган: балалар мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә алган белемнәрен   ныгыталар. Әлеге теманы узганда кү-рәм, балалар шактый белемле. Схемалар төзеп,  алга табан ничек хәрәкәт итүләрен тикшергәндә дә җаваплары күбесенчә дөрес, нигезле. Тик зачетны башлангычларда ук оештырсалар, әйбәт. 9-11 сыйныфларда имтиханнар белән вакыт бик тыгыз.
Сөмбел БИЛАЛОВА, укучы әнисе:
- Кызым лицей-интернатта белем ала. Анда мәктәп автобусы кереп туктар өчен “кесә” юк. Бер юлы кызым чүт кенә автомобиль астында калмады. Юл йөрү кагыйдәләре дип сүз боткасы куертканчы, шушы мәктәп алдына “кесә” ясасыннар иде.
Гомәр ӘХМӘТҖАНОВ, район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы:
-Никадәр күбрәк өйрәтсәләр, шулкадәр яхшы. Юл йөрү кагыйдәләре буенча зачетны да имтихан кебек алырга кирәк. Сүз балаларның иминлекләре турында бара. Мондый белем комачауламас. Быел балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булды. Бу узган елның тиңдәш чоры белән чагыштырганда 2гә күбрәк. Күбесендә укучылар мәктәп автобуслары артыннан юлга чабып чыкканнар. Моның куркыныч икәнен педагоглар укучыларына кат-кат әйтсеннәр иде.
Анна СЕРГУДАЕВА, “Татарстан Республикасы БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы:
- Хәзер юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне балалар бакчасыннан башлыйлар. Бу бик мөһим. Чөнки кечкенәдән өйрәнгән онытылмый. Мондый белемне мәктәпләрдә дәвам итеп ныгыту да яхшы күренеш. Ләкин андый дәресләр артык күп булырга тиеш түгел. Укучыларга болай да “нагрузка” күп. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәр аз-азлап һәм кызык итеп бирелә барса, балаларга зачет бирәсе дә җиңел булыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International