Ул җирдә эзле

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Владимир Алексеевич Пантелеевны болай да хөрмәт итә идем. Ә юбилее уңаеннан үткәннәрен сораштыра торгач ихтирамым тагын да артты – артында күпме зур эшләр тора, җитәкче кәнәфиендә дә байтак утырган, бүген дә үз “фазендасында” ниләр генә майтармый,  шул ук вакытта гажәп гади, түбәнчелекле булып кала белә.
Срогыннан алда өлгертелгән бердәнбер элеватор
Зур эшләр, дигәннән Буада элеватор салдыруы гы-на ни тора! Мамык фабрикасы баш инженеры вазифасыннан өстәл сугып диярлек әлеге төзелеш участогына начальник итеп күчерделәр аны. Союз билгеләнүендәге обком, хәтта Үзәк Комитет контрольли торган гигант төзелеш. Илнең төрле почмакларыннан 500дән күбрәк кеше эшли. Кадрларның 15-20 проценты шикле үт-кән белән – кайсы төрмә-дән чыккан, кайсы “химиядән”. Мондый җаваплылыкка ирекле баштан кем барсын?!
Биләмәсендә өч зур цех булган мамык фабрикасында эшләү Владимир Алексеевичның яңа вазифасы белән чагыштырганда “курчак уйнау” гына тоелды. Бар кайнарлыгын эшкә җикте Пантелеев, контингентны, кемнең кем булуына карамастан, бер йодрыкка җыйды. Эшне өч сменада оештырды. Хез-мәткә түләүне җайлады. Пантелеевка ышанырга була, дия башлады башта аны каш астыннан гына кабул иткән катлаулы коллектив. Җитәкченең үзенә дә 24 яшь кенә иде бит әле! Өйгә кайтып кереш юк! Балалар һәм өйдәге көнкүреш тулысы белән хатыны Мария Александровнага тапшырылган. Анысы да эштә бит әле. Улы Диманы экскаваторга, тракторга утырып бакчага илткән чаклар да булды.
-Хатыным гомер буе янә-шәмдә, ышанычлы таянычым булды. Мондый “тыл” булганда гына ир-ат үзен бөтенләе белән эшкә багышлый ала. Мин аңа гомерем буе рәхмәтле, - ди Владимир Алексеевич, шу-лай җае чыккан саен җә-мәгатенә рәхмәт хисләрен белдерә.
Әлеге тырышлыкның әҗе-ре зур җиңү булды – ил тарихында булмаган хәл – Буа элеваторы билгелән-гән срокка, хәтта вакытыннан алда өлгертелде. Әле  төзелеп килүче Борындык элеваторына да булышырга җай таптылар.
Ни өчен төзүче?
Элеватордан соң биш ел дәвамында Владимир Алесеевичка СССРның төрле почмакларындагы оешмаларда эш тәкъдим иттеләр. Ул Буа машина төзү заводының төзелеш-монтаж участогына начальник булып килде. Хә-зер Пантелеев Буа урамнарын ураганда, мин салдырган йорт, дип бармак бөгеп саный ала. Р. Люксембург урамындагы нигезе суда “йөзгән” сакаллы төзелешле йорт диварларын  да санаулы вакытта күтәрде. Шәһәрдә хакимият бинасыннан алып чистарту корылмаларына ка-дәр беренче коллектор-канализация дә аның җиңел кулыннан сузылды. Аннары Владимир Алексеевич тагын да дәрәҗәлерәк һәм җаваплырак вазифага алынды – Яшел Үзән шә-һәрендәге 3 номерлы төзелеш трестының идарәче урынбасарына җитте.
-Владимир Алексеевич, Сез бит авыл баласы. Ни өчен агроном, ветеринар түгел,  төзүче һөнәрен сайладыгыз? – дип сорыйм героемнан.
- Әйе, мин авылдан. Тәтеш районының Ходай матур табигать белән бүләкләгән Никольские Кырлаңгы урынында хәзер чиркәү һәм зират кына тора. Алтынчы бала идем гаиләдә. Әнием Мария Ивановна мине 46 яшьтә “алып кайткан”. 8-9 яшьтән әтиемә ияреп фермага булышырга йөри идем. Күрше авылга 3 километр, аннары Буага йө-реп мәктәп бетердем. Аннары Казан төзелеш техникумына укырга кердем. Соравыгызга җавап бирәм – төзүче булып китүемә олы абыем Михаил “гаепле”. Ул кодалады. Ә мин дөрес сайлау ясаганмын, - дип сөйләп китте Владимир Алексеевич.
Егет Ленинакан һавада хәрби оборона гаскәрләрендә 4 тапкыр чираттагы һәм чираттан тыш отпусклар белән (икесе Кавказ арты хәрби округында классик көрәштә призлы урыннар алуы өчен) бү-ләкләнеп хезмәт итеп кайт-каннан соң да читтән торып Казан төзелеш институтына укырга керде. Ә беренче хезмәт чирканчыгын машина төзү заводының төзелеш-монтаж участогы остасы булып башлап җи-бәрде.
Башлаганны ахырына җиткер
-Владимир Алесеевич, 24 яшьтә җитәкче камыты кигәнсез, җаваплылыктан да курыкмагансыз. Сезгә нәр-сә ярдәм итә? – дип сорыйм героемның “эченә тирәнрәк кереп”.
-Мин алынам икән, аны тиредән чыгып булса да, башкарып чыгам. Экспериментлардан да курыкмыйм. Үзгәртеп корулар җиткәч Буада беренчеләр-дән кибет ачтым, тимербетон әйберләр җитештердем. Хәзер дә тик тормыйм, - ди ул күптөрле хез-мәт күрсәтүче  зур хуҗалыгына ишарәләп.
- Ә гадилегегез, киң күңеллелек кем мирасы?
- Мине әти-әниләр хезмәт белән, түзем һәм кешеләр-гә яхшылык эшләргә, дип дөрес тәрбияләделәр, - дип елмая әңгәмәдәшем. Ата үзе шикелле төзүче һөнәре сайлап ике вуз бетергән һәм бүген Казанда челтәр компаниядә эшләүче улы Дмитрийга да, университетның юридик һәм икътисад бүлекләрен “отлично”га тәмамлап бер фирмада генераль директор булып эшләүче кызы Татьянага да шуны төшендерергә тырышты.
Сөйләшүне Владимир Алексеевич бер мәгънәле сүзтезмә белән йомгаклады – мин эзле. Бриллиант юбилей җиткәндә бу узган гомергә кечкенә бәя түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International