Каникуллар имин узсын

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Бу уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны юлларда сак булырга чакыра.
Хәрәкәт полосасында уйнау, юлны тиешле урында аркылы чыкмау һәм башка юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Шулай ук ата-аналарга да балаларына карата игътибарлы булу сорала. Сабыйларны транспортта автоутыргычларда йөртү газизегезнең иминлек гарантиясе. Өлкәннәрнең балаларына  юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кат-кат  искә төшереп тору да комачаулык итмәс.
Быел ике ай эчендә республика юлларында балалар катнашында 64 ДТП булды, аларда ике сабый һәлак булды, 68е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Районда мондый 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Г. ӘХМӘТҖАНОВ,
район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International