“Безнең кадерле ветеран” проекты кысаларында район үзәк дәваханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен биш палата булдырылды.
Палаталар өй шартларына туры китереп җиһазландырылган. Аларда суыткыч, телевизор, микродулкынлы мич, кухня өстәлләре куелган. Медперсоналда аларның һәр теләкләрен исәпкә алып ярдәм күрсәтәләр.