27 март — Халыкара театр көне

2015 елның 27 марты, җомга

Бүген Халыкара театр көне. Әлеге бәйрәмнең девизы — “Театр — халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык урнаштыру чарасы”.

 

Шул уңайдан Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Халыкара театр хезмәткәрләре көне уңаеннан, сәхнә осталарын һәм театрның барлык хезмәткәрләрен ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу шулай ук театрга гашыйк булган һәм актерлар эшчәнлегенең барлык нечкәлекләрен һәм уйланучан режиссерның хезмәтен бәяләүче миллионлаган тамашачы бәйрәме дә. Ихлас күңелдән сезгә яңа иҗат үрләре, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим”, — диелә министрның котлавында.


Источник: http://intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International