Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
“Байрак”газетасы редакциясендә мәктәп менюсы турында “түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды
2015 елның 27 марты, җомга
Өченче чирек беткәндә мәктәпләрдә укучыларны тукландыру турында исегезгә төштеме, димәгез. Безнеңчә, бүген уку елының һәр көнендә актуаль булган мәсьәләне күтәрәбез. Бюджеттан укучы башына көнгә 6 сум 10 тиен исәбеннән бирелүче акчага ашатуны ничек оештырып була? Менюны тулы кыйммәтле итүнең нинди юллары бар? Район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз ХАНБИКОВ, баш бухгалтеры Редалия ЗӘЙНЕТДИНОВА, шәһәр мәктәпләре директорлары, Буа шәһәре прокуроры ярдәмчесе Айрат Садыйков, ата-аналар катнашындагы “түгәрәк өстәл” сөйләшүен шушы сорауларга җавап эзләүгә багышладык.
- Иң беренче сорау: кайсы мәктәптә укучыларны тукландыру ничек оештырылган?
Әзһәр ЗЫЯТДИНОВ, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп директоры:
- Агымдагы уку елының ноябрь аеннан бюджеттан бирелүче 6 сум 10 тиенгә өстәп ата-аналарның ирекле акча кертемнәре хисабына да ашата башладык. Моның белән ата-аналарның балаларны тукландыруга карата дәгъваларын ишетүдән туктадык, дип әйтергә була. Әти-әниләр, үзләре инициатива күрсә-теп, ирекле рәвештә 750 сум акча җыеп, мәктәп исә-бенә күчерделәр. Төп менюны 6 сум 10 тиен исә-беннән төзибез, аннары әти-әниләр акчасына җан башына көнлек 10 сум исә-беннән өстәмә ризык кертәбез. Ит, җиләк-җимеш сатып алабыз. Хәзерге көндә әти-әни керткән акчаның 630 сумы шул рә-вешле тотылды. Акчаны ничек тоту турында мин сыйныф җитәкчеләренә, алар ата-аналар алдында отчет тоталар. Касса чеклары миндә, анда керем-нәр һәм чыгымнар ачык күрсәтелгән. Әйткәнемчә, акча кертү мәҗбүри түгел, ә әти-әнисе теләмәсә, алар мәктәп буенча 100-ләп җыела, бала 6 сум 10 тиенлек ашый. Аның менюсы тыйнаграк була.
- Айрат Рифатович, ата-аналардан мәктәп тукландыруына акча җыю закон күзлегеннән ничек? Ярамый, дигән сүз-ләр дә ишетелде.
Айрат САДЫЙКОВ:
- Закон буенча укучылар туклануын оештыру мәк-тәпләргә йөкләнә. Шул ук вакытта ата-аналарның баласын өстәмә түләп ашатырга хокукын беркем дә кире какмый. Тик монда “иреклелек” принцибы булырга тиеш. Инициатива мәктәптән дә, директордан да, сыйныф җитәкчесен-нән дә түгел, ә ата-аналардан булырга тиеш. Һәм алар үзләре мөстәкыйль рәвештә җыеп банк аша мәктәп исәбенә акча кертә алалар. Шул ук вакытта сумманың ничек тотылуын белергә дә хаклары бар.
Илнар АБЗАЛОВ, лицей-интернат директоры:
-Безнең уку йортында әле-гә тукландыру бюджет акчасына гына оештырыла. Әти-әниләр акча өстәргә теләк белдерделәр. Бер балага көнгә 10 сум исә-беннән, дип килештек. Ата-аналар риза. Уку елы ахырына кадәр шул суммада торачакбыз, ә сентябрьдән әти-әниләр күбрәк сумма кертергә исәпләре барлыгын әйтәләр. Ләкин сумманы күпчелекнең түли алу сәләтеннән чыгып билге-ләргә туры киләчәк. Алар укучы табынында кайнар ашлар гына түгел, җиләк-җимеш, яшелчә салатлары да булуын телиләр.
- Ә әти-әниләр тукландыруга биргән акча максималь күпме була ала? Моңа чик куеламы?
Айрат САДЫЙКОВ:
-Аның югары чиге билге-ләнмәгән. Һәм ата-аналар алдында һәр тиен өчен җентекле отчет тотарга ки-рәк.
- Кайбер әти-әниләр мәк-тәп ашханәсендә төп менюны укучы башына 6 сум 10 тиеннән төзесен-нәр. Ә өстәмә рәвештә сатып алу өчен беренче һәм икенче ашларны ае-рым әзерләсеннәр, дигән фикер белдерәләр. Сез моңа ничек карыйсыз?
Илнар АБЗАЛОВ:
-Моны бер көндә генә хәл итеп булмый. Бу очракта ашханәдә өч төрле казан асарга туры киләчәк. 6 сум 10 тиенлек меню буенча, әти-әниләр өстәгән акчага һәм сатар өчен. Мәшәкатьле килеп чыга түгелме? Бу-сы бер хәл. Кайнар ашлар сатуны оештырсаң, касса аппараты да, акча исәбен алып барырга да, кассир да кирәк булачак. Тагын бер проблема: бүген 100 кешегә әзерләнгән азыкны, ул сатылмаса, иртәгә реализацияләргә ярамый. Аны түксәң, акча югала. Кыскасы, бу юнәлештә бик уйлап, этаплап кына эш итәргә кирәк. Ләкин мин үзем стандарт меню яклы.
Редалия ЗӘЙНЕТДИНОВА:
-Укучы табынына мәктәп яны бакчаларында үз көч-ләре белән үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, аннан кайнатмалар да куела бит әле. Бюджеттан бирел-гән акчаларга укучы башына көнгә 2-3 сум өстәмә бит бу.
Миләүшә ӘБЕЛХАНОВА, укучы әнисе:
-Улым 8дән кичке 4кә, 5кә кадәр мәктәптә. Дәресләр, аннары музыка дәресләре, спорт күнегүләре шулка-дәр вакытын ала. Без, әти-әниләр, өстәмә акча кертеп, баланың рационын ба-ету мөмкинлеге булуга бик сөендек. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә алар атнага өч тапкыр итле азык ашыйлар. Үсеп килүче балаларның нәрсә ашавы бик мөһим. Күпчелек хупласа, тагын да күбрәк акча бирергә дә риза без.
Рамил КӘЛИМУЛЛИН, 1 номерлы мәктәп директоры:
-Безнең мәктәптә 594 укучы белем ала, 416 әти-әни балаларының туклануы өчен ирекле рәвештә өстә-мә кертә. Аларның көнлек менюсы уртача 10-12 сумга төшә. Бигрәк тә башлангычлар туклануына зур игътибар бирәбез. Кайбер әти-әниләр баланың туклануы өчен 1 мең сум кертергә дә риза. Ләкин бер гаиләдән икешәр-өчәр ба-ла укучы бар бит. Бу очракта аларның да мөмкинлеген исәпкә алырга кирәк. Һәр укучы өчен аерым пешереп булмый бит. Безнең мәктәптә туклану яхшы, дип уйлыйм. Әти-әниләр дә моны раслый.
-Илгиз Фәритович, Сез район мәгариф идарәсе начальнигы вазифасында яңа кеше. Мәктәпләр-дә тукландыруга нинди уңай үзгәрешләр кертергә уйлыйсыз?
Илгиз ХАНБИКОВ:
-Башка районнарның тәҗ-рибәсен өйрәнәбез, яхшысын алачакбыз. Мин сез оештырган “түгәрәк өстәл” сөйләшүенә тукландыру әйбәт оештырылган мәк-тәпләр җитәкчеләрен алып килдем. Әлегә шә-һәрдә М. Вахитов исемендәге гимназиядә, 2 номерлы лицейда тукландыру нигездә бюджет акчасына башкарыла. Авылларда – төрлечә. Әйтелгәнчә, туклануга ата-аналардан өс-тәмә акча кертелү – алар ягыннан килүче инициатива гына, аларны бу эшкә беркем дә мәҗбүр итә алмый. Ләкин баласының ничек туклануына җитди караучы әти-әниләр, күргәнегезчә, аларның табынын баету мөмкинлегеннән файдаланалар.
Айрат САДЫЙКОВ:
-Шуны искәртәсем килә, ата-аналар җыемы мәҗбү-рилек төсе алса, бу закон кысаларыннан чыга. Андый очракларда әти-әни-ләрнең кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрә-җәгать итүе
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
2026 елның 9 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның атналык оператив фаразы
Болытлы. , урыны белән яңгыр. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал.
7
апрель, 2026 ел
2026 елның 8 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның атналык оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, көнчыгыштан 5-10 м/с.
Татарстан Росреестры Комплекслы кадастр эшләренең ни өчен алып барылуын аңлатты
Татарстан Росреестры региональ Роскадастр белән берлектә комплекслы кадастр эшләрен уздыру мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Иң популяр сорауларны һәм аларга җавапларны китерәбез.
«МИНЕМ ШӘҖӘРӘ - 2026» КОНКУРСЫ СТАРТ АЛА
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты (ТР Дәүләт архивы) һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ («ТР да» ДБУ) Татарстан Республикасында яшәүчеләрне «Минем шәҗәрә» генеалогик тикшеренүләр конкурсында катнашырга чакыра. Конкурсның максаты-шәҗәрә төзү традицияләрен торгызу, гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, гаилә тарихын өйрәнү аша балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз