Яшел дөнья синең кулда

2015 елның 27 марты, җомга
Районда укучыларның экологик конференциясен үткәрү матур традициягә әверелде. Быел ул 2 номерлы лицей базасында узды.
“Яшел дөнья синең кулда” дип аталган әлеге конференцияне район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эше буенча урынбасары Светлана Победимская ачты. Анда Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Әнвәр Җаббаров һәм Гөлия Ваһапова да кунак булып килгән иделәр.  
6-11 сыйныфлар укучылары “Гомуми экология”, “Туган як экологиясе”, “Мохит һәм кеше сәламәтлеге” секцияләренә укытучы-җитәкчеләре белән бергә 30 доклад әзерләгәннәр. Район мәгариф идарәсе методисты,  конференцияне оештыручы Илсөяр Заһретдинова әйтү-енчә, тәкъдим ителгән эшләр күләме буенча да, эчтәлеге ягыннан да үскән. Докладларында укучылар экологиянең төрле аспектларын – кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит арасындагы мөнәсәбәтне, табигать һәм антропоген комплекслар торышын бәяләү методларын, табигатьне саклау эшчәнлеген оптимальләштерүне, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының биологик төрлелеген тасвирлаганнар. Промышленность, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш пычратуларны булдырмау мөм-кинлекләрен җентекләп анализлаганнар. Барлык эшләр диярлек өлкән сыйныфлар укучыларының фәнни-тикшеренү эшләренә куелучы таләпләргә җавап бирә.
Жюри  “Гомуми экология” секциясендә беренче урынны 5 номерлы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Лилия Сә-лиевага, “Туган як экологиясе”ндә Яңа Тинчәле мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Регина Хәкимовага, “Мохит һәм кеше сәламәтлеге” секциясендә лицей-интернатның 9 сыйныф укучысы  Ренат Заһретдиновка бирде.
Конференция ахырында анда катнашучыларның мөрә-җәгате укылды. Ул урманнар, аларның кешеләргә файдасы һәм иң мөһиме – яшел байлыгыбызны саклау турында. “2015 ел – Парклар һәм скверлар елы. Аның кы-саларында ял итү өчен табигый парклар оештыру идеясе кызыклы. Әгәр дә без сукмаклар салсак, кешеләр шуннан атлаячак. Бу урман эчендә теләсә ничек йөрүгә караганда уңайлырак. Алан булдырсак, ял итүчеләр шунда урнашачаклар. Аннары аны гектарлы урманга ка-раганда кабат торгызасы җиңелрәк. Автомобильләрдә ял итәргә килүчеләр табигать өчен зур куркыныч тудыралар. Урманга транспорт белән керү вәһшилек, шуңа да туктап тору урыннары булдырырга кирәк. Шунда ук туклану, күңел ачу урыннары оештыру мөһим... Ял итүчеләр мәнфәгатьләрен кайгырту – димәк, табигатьне саклау турында кайгырту, димәк, ял итүчеләр тарафыннан китерелүче зыянны минимумга калдыру. Проблеманы хәл итү юлы шунда. Табигатьне саклагыз һәм ул безне саклаячак!” дип саный алар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International