Ветераннарга якташларыбыз бүләге

2015 елның 10 апреле, җомга
50 гә якын Бөек Ватан сугышы ветеранына яңа костюм-чалбарлар алып кайттылар шушы көннәрдә якташларыбыз – Буа шәһәрендә туып үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче бертуган Миләүшә һәм Әсхәт Гомәровлар. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова каршылап, туган якларын онытмаулары, ярдәм итеп торулары өчен зур рәхмәт әйтте. Аннан соң район ветераннар советы рәисе Николай Деменьтев бүләкләрне кабул итеп алып, барысының да Җиңү көне-нә кадәр хуҗаларына тапшырылачагына ышандырды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International