Хәрәкәт чикләнә

2015 елның 10 апреле, җомга
15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстанда региональ билгеләнүдәге гомуми файдаланылудагы автомобиль юлларында рөхсәт ителгәннән авыррак йөк белән транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.

Министрлар Кабинетының 2015 елның 139 номерлы карары нигезендә бер күчәрле транспорт чарасына чик авырлык 6 тонна, ике күчәрле арбаларга – 5тонна, 3 күчәрлеләргә 4 тонна санала. Йөгенең авырлыгы әлеге нормалардан арткан транспорт чаралары хуҗалары юлларга чыгу өчен махсус рөхсәт кәгазе  алырга тиешләр.Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 372 номерлы карары белән “Региональ, муниципаль, җирле билгеләнүдәге автомобиль юллары буенча транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча ябу һәм чикләүне гамәлгә ашыру тәртибе” расланды. Анда хәрәкәтенә чикләү кертелмәүче транспорт чаралары күрсәтелә.

Быел федераль билгеләнүдәге автомобиль юллары ябылмаячак. Региональ билгеләнүдәге юлларда йөрү өчен рөхсәт кәгазен Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы , 5 йорт адресы буенча “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”  дәүләт бюджет учреждениесеннән алырга була. Тел.: 8 (843) 5-333-797. Рөхсәтсез юлларда йөргәндә Административ хокук бозулар кодексының 12.21.1 маддәсе нигезендә җавапка тарту каралган, транспорт чарасы да алыначак.

Гомәр ӘХМӘТҖАНОВ,
район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International