Протопопово теннисчылары – өченче

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Күптән түгел Байлар Сабасында РСФСРның, ТАССРның атказанган урманчысы, Почет билгесе һәм Октябрь революциясе орденнарының тулы кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өс-тәл теннисы буенча XIV Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары үтте.
Анда Буа данын Протопопово мәктәбенең 2000-2002 елларда туган укучылардан торган командасы яклады.

“Батыр” спорт мәктәбе тренер-укытучысы Владимир Атютин шәкертләре Петр Носов, Ролан Матвеев, Ка-рина Орлова200дән күб-рәк спортчы җыелган әлеге мәртәбәле бәйгедә үзлә-рен көчле көндәшләр итеп таныттылар. Алар авыл районнары арасында өченче урын яуладылар.

Танылган тренерның икенче бер укучысы – Татьяна Тюплина  “Татарстан өметләре” турнирында авыл районнары арасында 2005 елда туган һәм аннан яшь-рәк кызлар арасында шулай ук өченче булды. Алдарак ул әлеге бәйгедә икенче урын алган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International