Сыерчыклар, кайтыгыз, оялар әзер

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
“Зөя буйлары” дәүләт табигать заказнигы  начальнигы Илнур Гыйбадуллин һәм белгечләр Урман көнендә шәһәр мәктәпләре укучыларына яшел байлыкның тормышыбыз өчен нинди зур мәгънәгә ия булуы, табигатьтә бар нәрсәнең бер-берсенә бәйләнеше турында лекцияләр укыдылар.
Балаларны иң кызыксындырганы Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән җәнлекләрне, кошларны тәкъдир кылу булды. Халыкара Урман көне Кыят мәктәбе территориясендә укучылар ясаган сыерчык ояларын элү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International