Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Маллар күбрәк урамда булырга тиеш
2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Терлекчелек продукциясен җитештерү азык күләме һәм сыйфаты, ашатуда технология таләпләрен үтәү белән бергә малларның кояш астында мөмкин кадәр күбрәк торуына, хәрәкәттә булуына да бәйле. Моның өчен аларны лагерьларга чыгаруны, көтүлектә йөртүне кайгыртырга вакыт.
“Ак Барс Буа” агрофирмасының “Нива” филиалының “Толымбай” бүлекчәсендә терлекчелек тармагы һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Гөлнур Гыйбадрахманова әйтүенчә, иң элек фермалар яннарындагы лагерьларны төзек-ләндерергә, аларга салам тарттырырга, улакларны чистартырга кирәк. Сөт алу өчен азык кына түгел, су белән өзлексез тәэмин итү дә мөһим. Моны шулай ук беренче чиратта кайгырту шарт.
- Таналарны комплектлаштырып, бүгеннән көтүгә чыгарырга була. Фермадан еракта урнашкан лагерьлар, көтүлекләр беренче чиратта моцион өчен ки-рәк. Хуҗалыклар җитәкчеләре белгечләре моны ис-тән чыгармасыннар иде,- ди ул.
Ә менә кояш саран елмайган кыш айларын маллар ничек кичергән, продукция җитештерү ни дәрәҗәдә булган? Бүлек начальнигы раславынча, агымдагы елның беренче кварталы күрсәткечләрен күккә чөеп мактарлык та, кул селтәрлек начар да түгел. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны үткән елның шушы вакытына караганда 937, ел башы белән чагыштырганда 978 башка арткан. Алар аеруча “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы “Нива”, 4 номерлы “Вамин-Буа”, 1 номерлы “Тахаръял” филиалларында күпкә – 234-271 башка, “Авангард”да – 74, “Коммуна”да – 76, “АгроНур”да 82гә ишәйгән. Сөт, ит җитештерү узган ел белән чагыштырганда 102 процентка тиң. Үсеш бар, ә менә задание үтәлмәгән. Аның буенча ул 103 процент тәшкил итәргә тиеш иде. Сөт буенча әлеге күрсәткечне “Авангард” 119га, “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 номерлы “Дружба” филиалы 112гә җиткерсә дә, моңа ирешү мөмкин булмады. Чөнки “Кыят”та, “Нива”да, “АгроНур”да ул 90-96 проценттан артмады. Гөлнур Гыйбадрахманова моның сәбәбен әлеге хуҗалыкларда бозаулар аз алыну һәм технология таләпләре үтәлмәүдән күрә. “Кыят”та ит җитештерү дә нибары 86, “Нива”да – 97, “Дружба”да 98 процент. Шул ук вакытта “Коммуна”, “Ямбулат” аны 107, “Тахаръял” - 116, “Вамин-Буа” 125 процентка җиткерделәр. “Коммуна” бер сыердан иң күп сөт савучы да. Ел башыннан һәр сыердан уртача 2121 килограмм сөт савып алдылар. Бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 40 килограммга күбрәк. Җәмгыять буенча көнлек савым 7,5 тонна тәшкил итә. Коммуналылар кебек эшләсәләр, агрофирмалар бүген сөтне 21 тоннадан кимрәк саварга тиеш түгелләр. Бүген ул “Дружба”да 20, “Тахаръял”да 19, “Нива”да 16 тоннага тиң. “Вамин-Буа”да – аннан да азрак.
Отчет чорында эре малның һәрберсеннән уртача 698 грамм тәүлеклек үсеш алынды. Бу былтыргы бе-лән чагыштырганда берникадәр артыграк. Әлеге күр-сәткеч бары “Коммуна”да, “Ямбулат”та һәм “Аван-гард”та гына 800 граммнан артып китә.
Ә менә “Нива”да исә 600 граммга да тулмый, шулай ук “Дружба”да, “Вамин-Буа”да, “Бола”да районның уртача күрсәткеченнән шактый түбән. Үсеш терлекләрнең үлем-җитеме аркасында кими. Өч ай эчендә район буенча барлыгы 194 эре мал үлгән. Үткән ел бу сан 152гә тиң булган.
Саннардан күренгәнчә, хуҗалыкларда эшләнәсе эшләр күп әле.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
2026 елның 9 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның атналык оператив фаразы
Болытлы. , урыны белән яңгыр. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал.
7
апрель, 2026 ел
2026 елның 8 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның атналык оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, көнчыгыштан 5-10 м/с.
Татарстан Росреестры Комплекслы кадастр эшләренең ни өчен алып барылуын аңлатты
Татарстан Росреестры региональ Роскадастр белән берлектә комплекслы кадастр эшләрен уздыру мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Иң популяр сорауларны һәм аларга җавапларны китерәбез.
«МИНЕМ ШӘҖӘРӘ - 2026» КОНКУРСЫ СТАРТ АЛА
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты (ТР Дәүләт архивы) һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ («ТР да» ДБУ) Татарстан Республикасында яшәүчеләрне «Минем шәҗәрә» генеалогик тикшеренүләр конкурсында катнашырга чакыра. Конкурсның максаты-шәҗәрә төзү традицияләрен торгызу, гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, гаилә тарихын өйрәнү аша балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз