Сораштыруда катнашыгыз, фикерегезне белдерегез!

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Районда 15 апрельдән 15 июньгә кадәр мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә коррупция очраклары турында халык фикерен өй-рәнү өчен тикшеренүләр уздырыла. Ул коррупциягә каршы кө-рәш сәясәтен реализацияләү кысаларында гамәлгә ашырыла.
Бу уңайдан районның рәсми сайтында сораулар урнаштырылды һәм аларга һәркем җавап бирә ала. Моның өчен сайтның коррупциягә каршы көрәш бүлегенең, “Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә коррупция очраклары турында халык фикере” дигән бүлек астына керергә кирәк. Тикшеренү онлайн режимда уза. Анкета аноним характерда, анда исемегезне күрсәтү мәҗбүри түгел. Сораштыру барышында алынган барлык мәгъ-лүматлар гомумиләштереләчәк. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә эшчәнлекне арттырырга юнәлтел-гән район дәрәҗәсендәге идарә итү карарлары әзер-ләнәчәк.  
З. ШӘЙХАТТАРОВА,
муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International