Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Гөлчәчәк – Нәүрүз гүзәле
2015 елның 17 апреле, җомга
Район мәдәният йортында икенче ел рәттән Нәүрүз гүзәлен ачыкладылар. Халкыбызның милли традицияләрен саклауны, яшьләргә мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирүне максат итеп куйган әлеге бәйгенең төп таләбе һаман бер – катнашучылар саф татар телендә сөйләргә һәм татар милли киемендә чыгыш ясарга тиешләр.
Менә, чараны оештыручы һәм алып баручы Нурия Гайнуллова кызларны – 5 номерлы мәктәптән Алия Хәйретдинованы, 2 номерлы лицейдан Гөлназ Газизованы, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Зилә Хәмидуллинаны, сәләтле балалар өчен лицей-интернаттан Гүзәлия Саттарованы, Иске Суыксу мәк-тәбеннән Гөлчәчәк Хөсәенованы, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Алинә Айзатуллинаны, 1 номерлы мәктәптән Сәйдә Билалованы бер-бер артлы сәхнәгә чакырды. Үзлә-ре белән таныштыру өчен. Алар моңа ныклап әзер-ләнгәннәр. Үзләре турында шигырь юлларына салып та – барысы да диярлек моңа һәвәс, җырлар аша да, гади генә итеп сөй-ләп тә бәян иттеләр. Һәр-берсе Нәүрүз күчтәнәче – камыр ризыклары алып килгәннәр. Рецептын язарга да онытмаганнар. Алга таба кызлар интеллектуаль этапта икешәр сорауга җавап бирделәр, үзлә-рен иҗат конкурсында, чәч үрүдә сынадылар, чиш-мәгә суга бардылар, заманча милли кием модасын тәкъдим иттеләр. Һәр чыгыш диярлек театральләштерелгән тамашага әверелде – конкурсантларга ярдәмгә сыйныфташлары да килде. 1 номерлы мәктәптән рус телле егет-ләр дә ничек оста татарча сөйлиләр! Сәхнәгә күтә-релмәгәннәре алкышлары белән залдан көч биреп тордылар. Аларга зал тутырып килгән дуслары, әти-әниләре, укытучылары кушылдылар.
Кызлар сынатмады. Әнә, Зиләдән бер дигән нәфис сүз остасы чыгар иде – ши-гырьләрне искиткеч матур, сәнгатьле итеп, образга кереп укый. Алия, Гөлчәчәк матур итеп җырлыйлар, Алинә сәхнәдә үзен шулкадәр иркен тота, бик белемле. Юк, моның җиңүчене билгеләүгә бернинди катнашы юк – бу шәхсән минем тамашачы фикерем. Нәүрүз гүзәлен “Байрак” газетасының баш редакторы, Бөтендөнья татар конгрессының Буа җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов җитәкчелегендәге, район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллиннан, район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиковтан, Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта мәк-тәпнең татар теле һәм әдә-бияты укытучысы Гөлнур Айзетулловадан, район мәдәният йорты директоры Әнисә Йосыповадан торган мәртәбәле жюри сайлады. Алар инде һәр чыгышны бар нечкәлек-ләрне исәпкә алып, җентекләп бәяләделәр. Конкурслар барышында кызларның үзләренә генә хас сыйфатларны да күреп алганнар – төрле номинация-ләрдә җиңүчеләр итеп таныдылар. Нәүрүз гүзәле исемен бертавыштан Гөл-чәчәк Хөсәеновага бирде-ләр. Барысына да район мәдәният идарәсе, спонсорлар әзерләгән бүләк-ләр тапшырылды. Г. Камалетдинов барысын да “Байрак”ка киләсе яртыеллыкка подписка белән бү-ләкләде. Кызларны дуслары-якыннары чәчәкләргә күмделәр.
Гөлчәчәк ХӨСӘЕНОВА, Нәүрүз гүзәле:
- Былтыр әлеге конкурста катнашкан иптәш кызым Алинә Җамалетдиновага булышкан идек. Шунда ошап калды һәм мин үзем дә көчемне сынап карарга уйладым. Үзем сәхнәгә кечкенәдән – әбием мәдәният йорты директоры булып эш-ләгән вакытта чыктым. Җырладым да, спектакльләрдә дә катнаштым. Хәзер дә бию коллективы, вокаль ансам-бль белән чыгышлар ясыйбыз. Бу конкурста җиңүемә бик шатландым, ул минем үз-үземә булган ышанычымны тагын да арттырды. Көн-дәшләремнең барысы да җиңүгә лаек иде, аларга киләчәктә уңышлар телим.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
2026 елның 15 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак.
13
май, 2026 ел
2026 елның 14 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява.
Татарстаннан почтальон Земфира Карпенко «Халык почтальоны» гомумроссия интернет-тавыш бирүендә Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак
«Халык почтальоны» өчен интернет-тавыш бирү старт алды — «Земский почтальон» Бөтенроссия конкурсы кысаларында махсус номинация, анда яраткан почтальон өчен илнең теләсә кайсы кешесе тавыш бирә ала. Конкурс «Россия авылы» — «Бердәм Россия»нең федераль партия проекты — Россия цифрлар министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы һәм федераль почта элемтәсе операторлары ярдәмендә үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз