Бер номерлы әзерлектә торырга

2015 елның 17 апреле, җомга
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов районның оешма-предприятиеләре җитәкчеләренә, авыл җирлеге башлыкларына янгын куркынычсызлыгына каршы барлык чараларны күрергә кушты.
-Чүп-чар ягу, торак пунктларда оешма-предприятие территорияләрендә корыган үләннәргә, кырдагы камылга ут төртү ел әйләнә-се тыела. Бигрәк тә авылларда ташландык, кеше яшәми торган йортлар тирәләрен алардан арындырырга кирәк. Шулай ук авылга ут үрмәләү куркынычы тудырган кыр, урман буйларын сукалау хәстә-рен күрү дә авыл җирлек-ләре башлыклары җаваплылыгында. Җирле ДПОлар техникасы  төзек, аларның цистерналары даими су белән тулы булырга ти-еш, запас су алу җайланмалары күз буяу өчен генә тормасын, - диде ул.
Районара күзәтчелек бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин шулай ук елның икенче кварталында биналарны янгынга каршы барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә, электр үт-кәргечләрен тикшерергә, 10 майга кадәр терлекчелек фермалары территорияләрен, мәктәпләр, балалар бакчалары, склад, кибет тирәләрен янучы чүп-чардан арындырырга, авылларда ут-күз чыгу очрагына һәр йортка инвентарь беркетергә, 15 майга кадәр төнге кизү торулар оештырырга, су запасы булдырырга, торак пунктларга якын сулыкларга су алучы техника белән якын килү мөмкинлеге тудырырга, терлек фермаларында, җәйге чорга күчү сәбәпле, электрны өзәргә, янгын машиналары өчен барлык су башняларыннан су алу җайланмалары урнаштырырга, ялгыз яшәүчеләр, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләрдә электр челтәрләрен, мичләрен тикшереп, кирәк булганда ярдәм күрсәтүне оештырырга  кушты.
Янгын карактан яман
Боларның барысына да бармак аша карамаска чакырды инспектор. Бүген барлык телевидение, радио шаулаган Хакасия, Байкал  арты вакыйгалары менә шундый “вак-төякне” үтәмәү аркасында килеп чыкты. Агымдагы елда районда 9 янгын чыкты. Нәтиҗәдә, 3 йорт янып көлгә әйләнде, 3 торак, 1 төзелеш объекты, ике транспорт чарасы шактый зыян күрде. 1 кеше пеште, янып үлүчеләр булмады. Утның төп сәбәпләре – электр үткәргечләренең төзек булмавы һәм ут бе-лән саксыз эш итү. Профилактик рейдлар шуны күр-сәтә: күп очракларда яшәүчеләр үз белдекләре бе-лән электр үткәргечләре сузалар, искеләрен алмаштырмыйлар, розеткага берничә прибор тоташтыралар, ясалма мичләрдән файдаланалар. Берничә сумны экономияләп, миллионнардан колак кагу куркынычы барын уйламыйлар да.

Сүз уңаеннан, 15 апрель-дән урманнарда янгыннарны булдырмау максатында аерым янгынга каршы режим кертелде. Бу чорда гражданнарга урманда булу һәм анда транспортта керү, шулай ук эшләр башкару чиклә-нә. Тәмәке тарту, учак кабызу турында әйтеп торасы да түгел. Үзегез дә ут белән сак булыгыз һәм мондый хәлләргә тап булганда кичекмәстән янгын частена һәм 3-73-80, 40- 6-89 номерлары буенча урман хуҗалыгына һәм “Буалес”ка хәбәр итегез.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 23 мартындагы 465 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде. Әлеге чорда кагыйдә бозучы гражданнарга ике мең сумнан дүрт мең сумга кадәр, җаваплы затларга унбиш меңнән утыз мең сумга, ә юридик затларга дүрт йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф яный.


Хакасия Республикасында янгын телләре санаулы сәгатьләр эчендә меңләгән гектар җирне камап алды.
38 торак пунктта 1200дән күбрәк корылма янып көлгә әйләнде, 23 кеше һәлак булды, 120се төрле тән җәрәхәтләре алды.  Байкал артында янгын котыра. Коточкыч зур фаҗигаләр санитар чистарту  өмәсендә коры үләнгә ут төртү аркасында килеп чыккан дип, фаразлый гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Узган ел безнең районда да Тимбай авылы җирлегенә караган фермер хуҗалыгында каравылчы ферма бинасы территориясендәге чүп-чарга элдергән ут терлек абзарын көлгә әйләндерде. Әле ярый янгын сүндерүчеләр ике катлы йортны саклап кала алдылар. 2013 елның 9 маенда Каенлык авылында өлкән яшьтәге әби шулай ук чүп-чар ягып, утын ахыргача сүндерми. Җил чыгып, ялкын телләре коры үлән буенча үрләп, күршесенең мунчасында ут чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International