Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
“Президент белән бергә” хәрәкәте берләштерә
2015 елның 17 апреле, җомга
13 апрель көнне узган “Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе” дип исемләнгән Форумда 40тан күбрәк иҗтимагый оешма “Президент белән бергә” республика иҗтимагый хәрәкәтен оештырдылар. Аның төп максаты татарстанлыларны берләштерүдән һәм президент программаларына һәм инициативаларына ярдәм итү буенча конкрет эшләрне гамәлгә ашырудан гыйбарәт.
Форум эшендә республиканың барлык районнарыннан килгән 300ләп катнашучы арасында Буадан Татарстан Республикасының Аграр яшьләр бер-ләшмәсенең Буа бүлекчәсе рәисе Ленар Садыйков та бар иде. Аның әйтүенчә, бу көнне бирегә республика халкының иң актив өлеше бергә җыелган. Араларында – иҗтимагый берләш-мәләр вәкилләре, студент-лар, яшьләр, укытучылар, төрле өлкәләр белгечләре, җитәкчеләр.
Буадан Ленарның сайлануы юкка түгел. Ул үзе генә актив түгел, ә район яшьләрен бергә туплаучы, төр-ле башлангычларга өндәү-че дә. Аның бу сәләте студент елларыннан, “Сәләт” хәрәкәтендә актив катнашкан вакытларыннан ук ки-лә. Буага кайткач 2009 ел-да Аграр яшьләр берләшмәсенең Буа бүлекчәсен җитәкләргә алына. Ә үзе яшәгән җирне чистартырга, матурларга, төзекләндерергә теләгән яшьләр, студентлар күп. Бары күрә һәм берләштерә белергә генә кирәк. Ленар моны булдыра һәм менә ничә ел рәттән инде алар бергәләп авылларда су объектларын чистарту буенча акцияләр үткәрәләр. Бу игелекле эштә Яңа Тинчәледән гаиләләре белән Сибгатулловлар, Югары Лашчыдан Илфат Куляев, тагын Зур Фроловодан, Түбән Наратбаштан, Буадан бик күп яшьләр актив катнашалар. “Коррупциягә каршы”, макулатура җыю буенча “Агачны коткарабыз” дигән һәм башка акцияләр дә традиционга һәм популярга әверелде. Актив яшь-ләрдән шәһәр студентлар Советы төзелде. Агымдагы елда “Контакт бар” проекты тормышка ашырыла. Анда авыл яшьләренә дәү-ләттән, иҗтимагый оешмалардан нинди ярдәм ала алулары турында мәгълүматлар җиткерелә. Алар өчен актив мәктәбе дә эшләп килә. Аның кысаларында “Яшь фермер мәктәбе”, бизнес-планлаштыру, социаль проектлаштыру буенча түләүсез укытулар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын ачыклау, авыл хуҗалыгы өлкәсендә инновацияләр конкурслары үткәрелә.
- Ел саен төрле проектлар эшлибез һәм грантлар отабыз. Мәсәлән, Әгерҗе һәм Бөгелмә районнары белән бергә “Яшел Татарстан”, спорт буенча грантлар – шундыйлардан. Соңгысы мастер-классларны, ярышларны үз эченә ала. Аның буенча тагын дзюдо буенча район җыелма командасына спорт формасы алдык. Активистлар башка төбәкләрдәге яшь-ләр, шул исәптән Германия авыл яшьләре Союзы вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашалар. Шунысы да мөһим – район җитәкчелеге безнең һәр башлангычыбызны хуплый һәм яр-дәм итә,- ди Ленар.
Форумга килгәндә исә, аның барышында катнашучылар өч секциягә бүленеп эшләгәннәр. “2030 стратегиясе” дип аталган секциядә татарстанлыларның Стратегияне, шулай ук башка президент программаларын, проектларын, инициативаларын реализацияләүдә иҗтимагый катнашуы буенча инициативалар һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышулар булган. “Иҗтимагый киңлекләрне үстерү”дә креатив проектлар тәкъдир иткәннәр. “Татарстан: эш-лә, өйрән, бүлеш, үзгәр” дип исемләнгән секциядә игелекле эшләр эшләү гадәте фикер алышу өчен төп темаларның берсенә әверелгән. Ленар Садыйков нәкъ шушы секция эшендә катнашкан.
- Без фикер алышкан проектлар барысы да тормышка ашарлык. Мәсәлән, игелеклелекне яшьләр арасында модалыга, үзара ярдәмләшүне гадәти күренешкә әверелдерү, һәр районда өлкәннәргә ярдәм итү буенча бердәм телефон булдыру – шундыйлардан. Тагын 20-27 апрель көннәрендә Татарстанда игелеклелек атнасы үткәрү планлаштырыла. Ул игелеклелек хатлары язу, freemarket (түләү-сез хезмәт күрсәтүләр белән алышу) кебек конкрет чараларны үз эченә алачак. Форум барышында мин “Игелекле Татарстан” проектын үстерү буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясадым. Өстә әй-телгән чараларны үзебездә үткәрергә дә планлаштырам һәм аларда буалыларның актив катнашуына ышанам. Гомумән, райондашларны Татарстан үсешендә, берләшеп, актив катнашырга чакырам. Һәрберебез республиканың, районның ирешкәннәрендә минем дә өлешем бар, дип горурланып әйтерлек булсын!- ди Ленар Мөслихович. Форумда катнашучыларның татарстанлыларга мөрәҗәгате дә шундый сүзләр белән сугарылган.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
2026 елның 15 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак.
13
май, 2026 ел
2026 елның 14 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява.
Татарстаннан почтальон Земфира Карпенко «Халык почтальоны» гомумроссия интернет-тавыш бирүендә Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак
«Халык почтальоны» өчен интернет-тавыш бирү старт алды — «Земский почтальон» Бөтенроссия конкурсы кысаларында махсус номинация, анда яраткан почтальон өчен илнең теләсә кайсы кешесе тавыш бирә ала. Конкурс «Россия авылы» — «Бердәм Россия»нең федераль партия проекты — Россия цифрлар министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы һәм федераль почта элемтәсе операторлары ярдәмендә үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз