“Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” исемендәгеIII районкүләмфәнни –гамәли конференциясе отчеты

2015 елның 17 апреле, җомга

Татарстани Республикасы Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе планы нигезендә һәм “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләттелләренһәмТатарстан Республикасында башкателләрне саклау,өйрәнүһәмүстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н тормышка ашыру, район мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең иҗатын барлау,  өйрәнү,пропагандалау максатында, Рәсәй күләмендә Әдәбият елы уңаеннан гомуми белем учреждениеләре укучылары өчен 2015нче елның16нчы апрелендә “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” III районкүләм фәнни –гамәли конференциясеүткәрелде.

      “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без”исемендәге фәнни–гамәли конференциягә татар халкының әдәби мирасы белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган  укучылар катнашты.

I тургарайон мәктәпләренең80 укучысыннанэзләнү һәм иҗади эшләре кабул ителде.Укытучылардан торган комиссия эшләрне тикшергәннән соң II турга 58 эш узды.

     Фәнни-гамәли конференцияне мәктәпнең актлар залында тантаналы төстә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе Даутов С.Ф.ачып җибәрде.Президиум составындаБашкарма комитеты рәисе Даутов Сәлим Фәһим улы, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарыСадретдинова Лилия Назыйм кызы,Буа муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Мөдәррис Идрис улы Гайфуллин, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис,Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Ханбиков Илгиз Фәрит улы,Сембер өлкәсе Мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече  Әлфия Сәмиулла кызы Әбетдинова, Буа муниципаль районы“Байрак” газетасы редакторыГакыйл Гәрәфетдин улы Камалетдинов,Буа муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханә директорыРаил Ягъфәр улыВәлиев бар иде.

     Конференция кунаклары –Буа муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Касыйм улы Айзетуллов,Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, “Кара Пулат” опера-спектакленең музыкасын иҗат итүче композитор Эльмир Низамов,Сембер өлкәсе Мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече  Әлфия Сәмиулла кызы Әбетдинова, Буа муниципаль районы“Байрак” газетасы редакторыГакыйл Гәрәфетдин улы Камалетдинов,Буа муниципаль районы “Туган як” музее хезмәткәреИлүзә Җиһангир кызы Фәткуллова,Бөтендөнья татар конгрессы Буа бүлекчәсе  “Ак калфак” клубы җитәкчесе Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова;Буа үзәкләштерелгән китапханә директоры Раил Ягъфәр улыВәлиев,“Буа дулкыннары” җирле телевидениесе хезмәткәрләре.

     Конференция кунаклары өчен мәктәпнең фойесында “Табигатьтә кунакта”дип исемләнгән презентация күрсәтелде, Ренат Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеенда экскурсия оештырылды.

Р.Харис исемендәге 2015 нче елгы премияләр академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Бахтинова Дарьяга,академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сабитова Эльмирага, Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең 10 сыйныф укучысы Галимов Айбулатка тапшырылды. Премияләрне шагыйрь үзе тапшырып, сәнгатьне күрү музеена шәхси сәгатен һәм каләмен бүләк итте. Тантаналы өлештә музейның виртуаль сайты тәкъдим ителде. Төрле елларда премия алган укучылар чыгыш ясадылар. Конференция кунакларына “Тантана” премиясенең “Ел вакыйгасы” номинациясендә җиңү яулаган “Кара Пулат”опера-спектакленең авторлары Ренат Харис һәм Эльмир Низамов та үз бүләкләрен тәкъдим иттеләр.

Укучыларның эзләнү һәм иҗади эшләре 4 секциядә якланды:

1.     “Якташ язучылар иҗатында пейзаж”

   2.     “Ренат Харис һәм туган як”

       3.  “ Халкым тарихы – әдәби әсәрләрдә”

4.  Киләчәк буын – хәтер сагында”  (инша)

 

“Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” исемендәге районкүләм фәнни –гамәли конференциянең җиңүчеләре район мәгариф идарәсенең дипломнары белән бүләкләнделәр, уңышлы чыгыш ясаган укучылар сертификатка ия булдылар.

    Конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Буа бүлекчәсе “Ак калфак” клубы әгъзалары үзләренең эшләре белән таныштырдылар. Кунакларга клуб әгъзасы Фирания Еремееваныңкул эшләреннән торган иҗади күргәзмәсе  тәкъдим ителде.

     Укуларда “Буа энҗеләре” әдәби түгәрәгенең әгъзалары җирле шагыйрә Динә Камалетдинова һәм укучылар чыгыш ясады.

    Сембер өлкәсеннән килгән кунакларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Конференциядә катнашучылар өчен Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 1-11 сыйныф укучыларыннан торган иҗат коллективлары чыгыш ясады.

     Фәнни-гамәли конференциянең эше Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” сайтларында, “Байрак” газетасы битләрендә яктыртылачак. Укулар барышы“Буа дулкыннары” (Буа шәһәре) телевидениесе тарафыннан төшерелде.

      II турга узган укучыларыбызның эзләнү эшләре 2015 нче елда чыгарылган       “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” дигән яңа фәнни җыентыкка керде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International