Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиясендә булып узган ВУЗ галимнәре һәм гомуми белем бирү мәктәп укытучыларының “ВУЗда һәм мәктәптә география һэм туган якны өйрәнү буенча балаларның эзлэнү эшчәнлеген оештыру” дигән темага багышланган төбәкара фәнни – гамәли конференциясен үткәрү турында мәгълүмат.
Казан федераль университетының идарә итү, экономика һәм финанс институты, Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы “Рус география җәмгыяте”нең Татарстан Республикасындагы буенча төбәк бүлеге, МКУ “ Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе”нең 2015/2015 нче уку елына кабул иткән планнары нигезендә вуз галимнәре һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларының уңай тәҗрибәсен тарату, гомумиләштерү, аларның һөнәрү үсешен һәм инновацион эшчәнлеген оештыру максатыннан Буа шәһәре М. Вахитов исемендәге гимназиясендә “Югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә география һәм туган якны өйрәнү буенча эзләнү эшчәнлеген оештыру “ дигән темага Региональ фәнни- гамәли конференция үткәрелде.
Пленар утырышта чыгыш ясадылар:
- Гайсин И.Т. – педагогик фәннәре докторы, профессор, КФУның Идарә итү һәм икътисад институтының Территориаль һәм үсеш бүлегенең Географик һәм экологик белем бирү методикасы кафедрасы мөдире;
- Рахимов И.И. – биология фәннәр докторы, КФУның Фундаменталь һәм биология институтының Биоэкология, гигиена һәм ижтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире;
- Асхатов М.В. – Бөтенроссия ижтимагый оешмасы “Рус география жәмгыяте”ң Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге вәкиле;
- Хөсәенов Җ.А. – педагогия фәннәре докторы, КФУ ның Идарә итү, экономика һәм финанс институтының Географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры;
- Бекетова С.И. – педагогия фәннәре кандидаты КФУның Идаре итү, экономика һәм финанс институтының географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты;
Бөтенроссия ижтимагый оешмасы “Рус география жәмгыяте”ң Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге вәкиле Асхатов М.В. Буа муниципаль районында географик белем бирүдә зур өлеш керткән Победимская С.Е., Сиразиев Р.Б., Заһретдинова И.З., Зиннатуллин Л.Б., Шәймарданова Л.М. га Рәхмәт хатлары тапшырды.
Эш 5 секциядә алып барылды. Катнашучыларга сертификатлар һәм конференциядәге чыгышлары нигезендә нәшер ителгән жыентык тапшырылды.