Петр Григорьевич Шафранов Гражданнар сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышы елларында артиллерия полкы командиры, 249нчы укчы дивизиянең артиллерия начальнигы, 16нчы гвардия укчы дивизия командиры, 36нчы гвардия укчы корпусы командиры, 5нче армия командиры булган.
1944-45 елларда 3нче Белоруссия һәм 1нче Украина фронтлары составында 31нче армия белән командалык иткән.
Сугыштан соң Петр Григорьевич ПВО Хәрби команда академиясе начальнигы, 1959-65 елларда Варшава килешүендә катнашучы дәүләтләрнең Берләштерелгән Кораллы Көчләре Штабында. Өченче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты.