Төньяк бистәдә этләр кош-кортка һөҗүм итә

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Шушы көннәрдә шәһәрнең Сара Садыйкова урамындагы йорт ихатасына төнлә этләр үтеп кереп, сигез тавыкны ботарлап чыкканнар. 

-Әтәчем белән ике тавыгым каралты почмагына посып кына исән калганнар. Узган көздә урам этләре 20 баш казымның башына җиткәннәр иде, - ди каза күрүче хуҗабикәләрнең берсе Әлфия Шәрәфетдинова. Этләр күршедә яшәүче йортның да абзарына үтәргә маташканнар. Нык коймалар гына күрше кош-кортын саклап калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International