Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе планы нигезендә 2015 нче елның 21 нчы апрелендә 1 нче мәктәптә математикадан укучыларның III район конференциясе уздырылды. Конференциядә өч секция эшләде: 5-6 нчы сыйныфлар өчен “Минем беренче проектым”, 7-8 нче сыйныфлар өчен “Гипотезадан ачышка”, 9-11 нче сыйныфлар өчен “Мин- тикшеренүче”. Чарада районның төрле мәктәпләреннән 35 укучы катнашты. Иң көчле укучылар республика конференциясенә чакыру алдылар.