Татарстанга – 395 миллион сум

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Россия хөкүмәте 2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм әлеге тармак продукция базарын көйләү өчен кабул ителгән дәүләт программасы кысаларында өлкәләргә 2015 ел өчен 8,9 млрд. сумсубсидия бүлеп бирәчәк.

 

Татарстанга федераль бюджеттан 395 млн. сум акча каралган. Әлеге акчаның 290,9 млн сумы авыл җирендә яшәүчеләрнең, шул исәптән яшь гаилә һәм белгечләрнең торак шартларын яхшырту максатында тотылачак. Торак пунктларда социаль һәм инженер инфраструктуралы объектлар төзү өчен республикада 102,9 млн. сум акча сарыф ителәчәк. Федераль бюджет акчасының 1,1 млн. сумы авыл җирлегендә яшәүчеләргә грант ярдәме өчен бүлеп бирелә.

 

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International