«Язгы яхшылык атнасы» - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН

2015 елның 24 апреле, җомга
2015 елның 21 апрель көнендә "Язгы яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе кысаларында Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга тынычлык, сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде һәм якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г. Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Шулай ук тантанада Буа шәһәренең ОАО “Россельхозбанк”ның 6702 өстәмә офисының җитәкчесе Р.Р.Хәйруллина катнашты һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды. Шулай ук тантанада катнашкан һәр кешегэ Георгиев тасмасы тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International