Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә ( №15222/15 13.03.2015) 2015 нче елның 24 нче апрелендә Буа шәһәре сәләтле балалар өчен лицей-интернатта “Мәктәп проектыннан Татарстан Республикасы элитасын формалаштыру” дигән IV Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.
Әлеге конференциядә Татарстан Республикасының Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Буа шәһәрләренең һәм 7 муниципаль районының 2-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
Конференцияне Буа районының мәгариф идарәсенең фәнни-методик эшләре буенча җитәкче урынбасары С.Е.Победимская ачты. Лицей-интернат укучылары көче белән иҗади-техник күргәзмә оештырылды.
Укучыларның фәнни эшләрен КМТХУның гадел доцентлары һәм профессорлары хөкем итте.
Конференция барышында 11 секция эшләде: физика, математика, информатика, биология, экология, география, җәмгыять белеме, тарих, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, чит телләр әдәбияты буенча укучыларның 87 эше тыңланылды.
Конференциядә җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм КМТХУның кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләнделәр. Шулай ук катнашучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының таныклыклары тапшырылды.