Май аенда 13 көн ял итәчәкбез

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Май бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн рәттән ял итәчәк – 1, 2, 3, 4 майда. Җиңү көненә багышланган бәйрәм өч көн – 9, 10, 11 майда булачак.

 Бу хакта Татарстанның Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау  министрлыгы сайтында язылган. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 1 һәм 9 май эш көннәре булып саналмый. Мондый көннәр ялларга туры килсә, ял бәйрәмнән соң беренче эш көненә күчерелә.  Бу елны 9 май шимбәгә туры килгәнгә, дүшәмбе, 11 май, ял көне дип игълан ителә.

 Моннан тыш Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “2015 елда ялларны күчерү турында”гы карары нигезендә 4 гыйнвар ялы 4 майга күчерелә. Шулай итеп, май аенда 18 эшлибез, 13 ял итәбез.


Информация с сайта:http://www.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International