Батыр” спорт мәктәбендә иң яшь футболчылар очрашты

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Биредә 2006-2007 елларда туган ир балалар арасында мини-футбол буенча районара турнир узды. Биш команда арасында барган киеренке көрәштә җиңүне “Батыр” спорт мәктәбеннән Радик Садыйков шәкертләре яулады. Икенче урынны Тәтештән килгән яшь футболчылар алды. Өченчедә – Александр Степанов җитәкчелегендәге Кыят командасы.  2 номерлы лицей укучылары Илназ Алиев, Алмаз Әхмәтҗанов, Фаил Шәрәфиев, 1 номерлы мәктәптән Имиль Бәдретдинов иң яхшы уенчылар булып танылдылар. Аларга һәм җиңүчеләрг кубокларны, медальләрне, барлык катнашучыларга Мактау грамоталарын спонсор –  “Стальком” җитәкчесе Марат Бәдретдинов тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International