Әбделхәй Хәйруллов:"Мин уңган һәм усал буалыларга рәхмәтле"

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Дөресен әйткәндә, Әбделхәй Хәйрулловны беренче генә язуыбыз түгел. Бу юлы юбилярны, кат-кат биографияләренә тукталмыйча, икенче “ракурстан” ачарга булдык.
“Рассвет”та старт бирелде
Безнең районда хезмәт юлын ул 1960 елда башлый.  Партия райкомы инструкторы сыйфатында. Ләкин яңгыравыклы нотыклар сөйләүгә караганда аны язгы чәчү эше, аз уңыш сәбәпләре күбрәк кызыксындыра. Шуның рәхмәтендә “Рассвет” колхозына рәис итеп күчерә-ләр дә. Бөлгенлеккә төш-кән хуҗалыкны дүрт ел ярымда алдынгылар рәте-нә бастыра. Хәлне җайладым гына дигәндә, райкомның беренче секретаре Мамаков чакырта:
- “Заря”га рәис булып бара-сың, - ди. Артта сөйрәлүче, икенче яктан, туган колхоз. Андагы кешеләрне биш бармагы кебек белгән Әб-делхәй хәтта каршы  килеп тә маташмый, ризалаша.
“Заря” тормышымда иң тирән эзле”
Шикәр чөгендерен җәймә кебек чүп баскан. Тик басуда берничә бригада хатын-кыздан башка беркем юк. Калган гектарлар хуҗалары белән нишләргә дип, киңәшә яңа рәис чөгендерчеләр белән.
-  Әнә, бәрәңге бакчаларын кисегез, сыерларын көтүгә чыгартмагыз, - дип киңәш бирә тегеләр. Рәис исә колхоз активын чакыртып, якындагы авылларның һәр эшкә сәләтле кешесен чөгендергә чыгарга өн-дәргә куша. Ләкин нәти-җәсез. Әбделхәй Нәбиуллович, чарасызлыктан, халыкны куркытырга уйлый: бәрәңге бакчаларын кисәбез, дияргә. Моны дөрес аңламаган тракторчы күз ачып йомганчы чөгендер-дә эшләрлек ике кызы булган бер апаның бәрәңге утыртылган бакчасын сукалый да чыга. Бу хәбәр авыллар өстендә яшен тизлеге белән тарала. Рә-ис тракторчының бу гамәленнән үзе дә югалып ка-ла. Минуты белән шунда барып җитә. Бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, ападан гафу үтенә һәм көз көне колхоз кырыннан ашарлык та, чәчәрлек тә бәрәңге бирә. Икенче көн-не бөтен халык кырга чө-гендергә чыга.
Ул елны борчак уңышы шу-лайрак җыелды. 250 гектар җирдә үскән ул. Ә урып-җы-еп алырга техника юк. Чалгы белән чабарга кирәк, дип уйлый рәис. Ләкин колхозчылар хупламый. Гектардан 35әр центнер чыгачак уңышны әрәм итеп булмый ич! Бер гектар сабакны чабучыга 1 центнер борчак вәгъдә итә Хәйруллов.
-Югалтусыз эшләсәгез, тагын бер центнер борчак би-рәм, дим. Ышанасызмы, мәйдан җитмәде. Халык 4-5 көн кырдан кайтып кермә-де. Кайберләре берәр трактор арбасы борчак алды, - ди Әбделхәй Хәйруллов.
Икенче елны ул авыл халкы өчен тегермән төзетә. Өйдә ипи пешереп ашый алганга рәхмәтле колхозчылар исеменнән Зәйнәп Нәбиуллина җыелышта торып басып әйтә.
Леонид Брежнев  властька килгәч алдынгы колхозларга процентсыз ссуда бирелә башлый. Хезмәт хакы да тоткарланмый.
-Ышанасызмы, безнең колхоз банктан акчаны трактор арбасына төяп кайтты. Моңарчы хезмәт хакын натуралата түләгәнлектән, аны акчалата биргәннән соң да кассада шактый сумма калды. Шул акчага 300 башка исәпләнгән ферма төзедек, - ди элеккеге рәис. Дәүләт ярдәме белән авылда яңа клуб салынды, ике катлы идарә бинасы торгызылды, халык колхоз ярдәме белән яңа йорт өлгертеп керде, терлек фермалары төзелде. Кыскасы, “Заря” еллары тормышымда хәтта район хакимияте башлыгы булып тору чорымнан да тирәнрәк эз калдырды.
- Әңгәмәне тәмамлап Сез-гә ике сорау бирәм. Беренчесе – ни өчен Буа халкын усал, дисез? Икенчесе – Сез бүген кайда яшисез, нәрсә белән мәшгульсез?
- Буа халкына хөрмәт бе-лән, акыллы, төпле, үткен һәм булдыра торган усал дим. Бу мактау сүзләре. Ә үзем Буада, хәләл көчем белән салган йортта гаи-ләм белән гомер кичерәм. Рәхәтләнеп җәяү йөрим, урамда мине таныган кешеләр белән аралашам. Мин буалылар алдында йөзем ак, дип саныйм.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International