Буалы фронтовикларның батырлыгына багышланган татар, рус, чуаш телләрендә китап дөньяга чыкты

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
“Великая тайна Победы” дип аталган басма 2000 данәдә басылды. Китапка туплау өчен райондагы гаиләләрдә сакланган өчпочмаклы фронт хатлары җыелды, фотографияләр һәм истәлекләр барланды. Аның битләрендә шулай ук Буаның сугыш елларында Җиңүгә керткән өлеше, геройларыбыз турында да язылган. Китап “Идел-Пресс” нәшриятында бастырылды һәм районга кайтарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International