Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары өчен чираттагы чараны табигать дөньясын саклауга багышладылар.
Физик мөмкинчелекләре чикләнгән балалар елга –күлләрне, чишмәлөрне, урманнарны саклау серлөрен өйрәнделәр, “яшел даруханәдә”булып, файдалы үләннәр белән таныштылар.
Чара “Мин җир шарын ничек күрөм” дигән темага рәсем ясау белән тәмамланды. “Гармония” хезмәткәрләре бу чара белән табигать дөньясын саклап, яратып кына, җир шарының яшәү мөмкинлеге булуын, балаларга җиткерергә тырыштылар.
