Буа районы территориясендә куе томанда бер-бер артлы ике ДТП булды

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Иртәнге 6 сәгать 13 минутта Зур Фролово авылы янында өч автомобиль  – “ДАФ”, “ГАЗель” һәм “КамАЗ” бәрелештеләр. Һәлак булучылар юк. Тән җәрәхәтләре алган “ГАЗель” йөртүчесенә медицина ярдәме урында күрсәтелде.  Ул госпитальләштерүдән баш тартты.

Ике сәгатьтән соң шуннан ерак түгел урында тагын бер юл-транспорт һәлакәте  теркәлде.  Монысы – хуҗасы буалы булган “ВАЗ-2115” һәм Ульяновскта яшәүче идарә иткән “NISSAN PRESAGE” катнашында.  15 модельле “Жигули” юл читенә төште, андагы хатын-кыз пассажирга урында психологик ярдәм күрсәтелде. Автомобиль йөртүчеләр зыян күрмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International