Шәһәрдә татар зиратын җыештыру эше апрельдә яңадан башланды

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Бу изге эштә күңеле кушкан һәркем катанаша ала. Үзегез белән бензин белән эшләүче пычкы, кул пычкысы, балта кебек эш кораллары алып килсәгез, әйбәт.
Күмәк көч белән зират өстенең яртысы җыештырылды инде. Бәйрәмнәрдә күп кеше ял итәчәк, туган нигезләргә күп кунаклар кайтачак, әби-бабаларыбыз, кардәшләребез, танышларыбыз җирләнгән зират өстен рәткә китерүдә бергәләп тырышсак, бик хуп булыр иде.

Фәһим хәзрәт Сөләйманов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International