Буа үзәгендәге һәйкәлдә Мәңгелек ут кабынды

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә  һәйкәлдә Мәңгелек утны кабыздылар. Һәйкәлне яңадан торгызу эшендә башлап йөргән район ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев әйтүенчә, ул һәрвакыт янып торачак. Мемориал яктыртылачак та – анда язылган ветераннарыбызның исемнәрен төнлә дә укып булачак. Бүген һәйкәл тирәсе “кырмыска оясы”н хәтерләтә – асфальтлыйлар, чистарталар, буйыйлар. Кыскасы, эш ахырына якынлашып килә. Бөйк Җиңү көне дә көннән-көн якынлаша – аңа кадәр 9 көн калды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International