Буаның Космовский урамындагы “Сезам” кибетен бастылар

2015 елның 4 мае, дүшәмбе
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков сүзләренә караганда бүген иртән караклар тәрәзәдәге тимер рәшәткәне каерып ачып, тәрәзәне ватып кергәннәр. Хәзерге көндә тикшерү эшләре бара. Кибеткә китергән зыян күләме һәм җинаятьчеләрнең шәхесе ачыклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International