Буа фермеры Руслан Мифтахетдинов җиләк-җимеш үстерәчәк

2015 елның 4 мае, дүшәмбе
Татаротан Республикасы фермерлары Президентның Җиләк үзәннәре программасын тормышка ашыруга керешәләр. Алга таба авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ел саен 700 тонна җиләк үстерергә тиешләр -  бу хакта Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе  Камияр Байтимеров хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов  халыкка җиләкне үз көчең белән үстерергә кирәк, дигән фикер белдерә, Бу фермерларның хәленнән килерлек. К, Байтимеров белдерүенчә, быел Татарстанның берничә фермеры үз хуҗалыкларының бер өлешен җиләк плантацияләре итәргә карар кылдылар.

Сөүдө челтәрләрен өзлексез тәэмин итү максатында алар җиләкне ачык грунтта гына түгел, теплицда да үстерергә дә ниятлиләр. Ә Буа райнында фермер Руслан Мифтахетдинов  кура җиләк. мүк җиләге, кара карлыган һәм башка җиләк-җимеш үстерүгә алыначак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International