Буаның "Батыр" спорт мәктәбе футболчыларына Идел аръягында тиңнәр юк
2015 елның 4 мае, дүшәмбе
Моны алар 1 май көнне Кама Тамагында футбол буенча кечкенә шәһәрләр арасында Татарстан беренчелегенә зона ярышларында расладылар. Анда 2002-2003, 2004-2005 елда туган малайлар катнашты. Ике яшь төркемендә дә безнекеләр максималь очколар җыеп, турнир таблицасының беренче баскычында урнаштылар. Хезмәт һәм Яз бәйрәмендә футбол кырында зур хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, яшь спортчылар.