Президентның визитының төп форсаты райондагы язгы кыр эшләре белән танышу булды. Ул "Авангард" агрофирмасының Протопопово бүлекчәсендә чәчү барышы белән шәхсән танышты.
Буа районы башлыгы Азат Айзетулловның эшнең гомуми торышы турында чыгышын тыңлаганнан соң да республика җитәкчесе буалылар эшеннән канәгать калды. Ул берочтан районның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерлеген сорашты һәм һәлак булганнарга куелган һәйкәлләрне төзекләндерүгә зур өлеш кертүчеләрне бәйрәмгә махсус чакыртып, рәхмәт белдерергә тәкъдим итте.