Буада, Үзәк паркта сиреньнәр утырталар

2015 елның 5 мае, сишәмбе
Паркның Карл маркс урамына караган ягында 55 беренче рәттә 55 сирень куагы утырачак, ә икенче рәттә пирамида рәвешендәге тупыллар. Агач-куакларны утырту белән Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылар мәшгуль. Үсентеләр “МППЖКХ” җәмгыяте аша бирелгән.

Парклар һәм скверлар елы уңаеннан үзебезнең сайтта шәһәр үзәгендәге паркның торышы ошыймы, ошамыймы, дигән сораулар белән сораштыру оештырган идек. Респондентларның, алар барлыгы 125 кеше, 69,6 проценты паркның күренеше миңа ошамый, аны кичекмәстән үзгәртергә кирәк, 18,75 проценты гомумән алганда начар түгел, ләкин азрак үзгәртергә, дигән фикер белдерделәр. 7,5 процент сораштырылучылар паркның торышына битарафлыкларын күрсәттеләр.

Кайберләре үз фикерләрен язмача да белдергәннәр. Буалылар Үзәк паркта күбрәк эскәмияләр, таганнар, карусельләр урнаштыруларын, яктырак фонарьлар, уртадагы “табада” фонтаннар атуын, беседкалар куюларын телиләр. Шулай ук брусчаткадан тротуарларның ясалып бетүен көтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International