Әлкидән Заһир Галиуллин татар телен яхшы белүен Халыкара олимпиадада исбатлады

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Заһир Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 сыйныфта укый. Үзенең белемле булуын ул күптән түгел татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән өченче Халыкара олимпиадада раслады.

 Егет анда лауреат булды. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрыннан котлаулар кабул итте һәм фотоаппарат белән бүләкләнде. Укучының мондый уңышында мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укучысы Эльмира Сәлахованың да өлеше зур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International