Буада йөзләгән укучы флэшмобта катнашты

2015 елның 11 мае, дүшәмбе
8 майда  15 сәгатьтә Ял үзәге каршында бөтенроссия иҗтимагый-сәяси  акциясе кысаларында шәһәр уку йортлары укучылары флешмобта катнаштылар. Һәр мәктәп Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгыш әзерләгән.  Әлеге акциянең көтелмәгәнчә җанлы һәм зур активлык белән үтүен белдерде оештыручылар. Катнашучыларны  Буа районы башкарма комитетының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин сәламләде.

Әлеге акциягә  ”Челтәр компаниясе” яшьләре “Бабайга Җиңү өчен рәхмәт”  автоузышы кушылды. Алар флаглар  кадап, автомобильләрдә шәһәр урамнарын әйләнделәр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International