Буалы егет-кызлар билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә призлы урыннар алдылар

2015 елның 12 мае, сишәмбе
15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасындагы әлеге бәйге Казанда узды. Буа көрәшчеләре аннан өч өченче урын алып кайттылар.  Иске Тинчәледән Гөлкәй Ильясова –  70 килограммнан югарырак, Адав-Толымбайдан Виолетта Валиуллина – 44 килограммга кадәр ( җитәкчеләре – “Батыр” спорт мәктәбе тренеры  Альбина Вәлиуллина) һәм Иске Суыксудан Илгиз Рәхмәтуллин (җитәкчесе – Мансур Җамалетдинов) 77 килограммга кадәр авырлык үлчәүләрендә җиңүгә ирештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International