Беренче чирканчык: татар теле буенча бердәм республика тестлашыруы узды

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Буада, шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназиясе һәм Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе базаларында 12 майда татар теле буенча бердәм республика тестлаштыруы узды. Анда барлык мәктәпләрдән 499 тугызынчыны тәмамлаучы катнашты. Алдан әйтелгәнчә, укучылар тестлаштыруга металл эзләгеч җайланма аша үткәрелделәр, ә төп процесс офф-лайн режимдагы күзәтү астында узды. Тестлаштыру нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International