Буаның Әйләнеч юлы яктыртылачак

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Казань-Ульяновск трассасында, Буа шәһәренең Әйләнеч юлында Камышинка янындагы  боҗрадан алып Васильевка бистәсен чыкканчы яктырткычлар белән баганалар утыртылачак. "Татавтодор"ның Апас филиалының  Буа участогы директоры Сергей Голубев белдерүенчә, хәзерге вакытта  әлеге биш километр арада баганаларны урнаштыру урыннары билгеләнә. Ә Карлы авылында трасса үтүче урамны яктырту киләсе елга планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International