Гаилә портреты

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония”  хезмәткәрләре “Преодоление”клубы әгъзалары һәм аларның ата – аналары өчен халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрделәр.Хезмәткәрләр төп максат итеп, балаларга гаиләнең терәк булуын һәм бәхетне бары тик гаиләдә генә табарга мөмкин икәнлекне күрсәтү иде.

Чарада балалар һәм ата – аналар  иң беренче гаилә портретын төзеделәр, төрле конкурсларда, викториналарда катнаштылар.Чараның иң югары ноктасы булып, һәр гаилә “Минем хыялымдагы йорт” дигән проектны яклады.

Бәйрәмнән һәр гаилә  яхшы  хисләр  һәм бүләкләр белән   таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International