2015 елның 13 маенда Буа муниципаль районының барлык 34 белем бирү учреждениеләрендә Халыкара Экологик белем бирү көненә багышлап “Бердәм экология дәресе“ үтте.
Бу акциядә М.Вахитов исемендәге гимназиядә һәи Карлы төп мәктәбендә ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторлары Линар Шәйдуллин һәм Арсланова Гөлнара катнашты.
Сәләтле балалар мәктәбендә Идел аръягы территориаль идарәсенең Аналитик тикшерүдә тоту буенча махсуслаштырылган инспекциясе башлыгының урынбасары Варфоломеева Н.В. һәм 1 категорияле белгеч Ильина Е.А. катнашты. Шәһәрнең 5 номерлы мәктәбендә үткәрелгән дәрес “Буа дулкыннары” телевидениесенә төшерелде. Районның калган барлык мәктәпләрендә “Бердәм экология дәресе“ география, биология һәм химия укытучылыры көче белән үткәрелде.
Дәрес үсеп килүче буында экологик белемнәрне тирәнәйтү, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирәне чистартуга өлеш кертүгә кагылышлы темаларны үз эченә алды. “Бердәм экология дәресе” дәвамында укучылар видеофильмнар аша глобаль экологик проблемаларны күзалладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Мәктәптә балаларга кече яшьтән үк экология проблемаларына битараф булмаска өйрәтү яхшы куелган. Биредә экологик эшчәнлек алгы планда. Урман хуҗалыгы белән тыгыз элемтәдә тору да укучыларны табигатькә якынайта. Урманны чистарту, шифалы үләннәр җыеп тапшыру, яшь агачлар утырту, аларны карап үстерү укучыларның һәм укытучыларның мөһим бурычы булып тора.